Биографиясе

1919 елның 24 гыйнвары, Казан губернасы, Спас өязе Әлки авылы — 1984 елның 2 гыйнвары, Тольятти шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 172 нче гвардия укчы полкында автоматчылар взводы командиры ярдәмчесе (8 нче армиянең 57 нче гвардия укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Изюм-Барвенково, Донбасс (икесе дә — 1943), Никополь-Кривой Рог, Белоруссия (икесе дә — 1945), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 1 февралендә Натальевка авылы (Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе Межевая районы) өчен барган сугышларда (авылны алу өчен отделениене һөҗүмгә күтәрә; дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда танкларын сафтан чыгара).

1944 елның 20–21 июлендә Любомль шәһәреннән (Волынь өлкәсе) көнбатыштарак Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә (беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга; Рудка (Магнуш плацдармы) торак пунктын алуда катнаша).

1945 елның 16–27 апрельләрендә Зеелов шәһәре, Зеелов калкулыгы һәм Берлин янындагы сугышларда (сафтан чыккан взвод командирын алыштыра; сугышчыларны һөҗүмгә күтәрә; беренче булып Шпрее елгасын кичеп чыга; Берлин урамнарындагы сугышта дошманның контрһөҗүмнәрен кире кайтара) батырлык күрсәтә.

1946 елда демобилизацияләнә. Тольятти шәһәрендә «Куйбышевгидрострой» трестында эшли.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. К., 1986;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий. биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин