Биографиясе

1922 елның 6 октябре, хәзер БРның Ишембай районы Түбән Әрмет авылы — 1944 елның 12 октябре, Варшавадан төньяктарак Велишев поселогы тирәсендә җирләнә, Польша.

Саратов танк училищесен тәмамлый (1943).

1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 166 нчы аерым инженерлар танкы полкында мина эзләүче танклар взводы командиры (70 нче армиянең 2 нче инженер-сапёрлар һөҗүм бригадасы). 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Полесье һәм Люблин-Брест һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1944) катнаша.

1944 елның 12 октябрендә Михалув посёлогы (Варшавадан 20 км төньяктарак) янында барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугышта дошманның 3 танкын яндыра. Үзенең танкы сафтан чыкканнан соң, экипажга машинаны ташлап чыгарга әмер бирә һәм, үз танкы белән дошман танкын бәрдереп, аны юк итә. Үзе дә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Эстәрлетамак шәһәренең (Башкортстан Республикасы) бер урамына Геройның исеме бирелгән.

Әдәбият          

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2; Лицом на запад. Уфа, 1972; Ракипов Ш.З. По следам героев. К., 1975.

Автор — М.З.Хәбибуллин