Биографиясе

1941 елның 26 ноябре, Чүпрәле районы Мочәли авылы — 2004 елның 31 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1976).

1965–1979 елларда Чүпрәле районында эшли: ВЛКСМ район комитетының бүлек мөдире (1967–1968), КПСС район комитеты инструкторы (1968–1969 һәм 1975–1976), Калинин исемендәге колхозның партком секретаре (1969–1975), прокурор ярдәмчесе (1976 елдан).

1979–1982 елларда Әлки районы, 1982–1988 елларда Бөгелмә, 1988–1992 елларда Казан прокуроры.

1992–2000 елларда ТР прокуроры.

ТР Конституцион мәхкәмәсе рәисе (2000–2004).

Хезмәтләре җинаять эшләре хокукы, прокуратура тарихы мәсьәләләренә карый.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Европейские стандарты обеспечения конституционных прав личности при расследовании преступлений. К., 1988 (автордаш);

Прокуратура Татарстана: История и современность. К., 1997;

Квалификация преступления: Учеб. пособие. К., 1999 (автордаш);

Корыстное убийство: понятия, виды, квалификация: Уголовно-правовые и криминологические аспекты. К., 1999.