Биографиясе

1908 елның 1 июле, Казан губернасы, Тәтеш өязе Иске Барыш авылы — 2001 елның 17 октябре, Казан.

1923–1930 елларда Калатинск бакыр руднигында (Урал өлкәсе) эшли.

1932–1939 елларда В.И.Ленин исемендәге Мәскәү метрополитены төзелешендә казучылар бригадиры, 1939–1961 елларда «Егоршинуголь» трестының «Буланаш-4» шахтасында (Свердловск өлкәсе).

Насыйбуллин җитәкчелегендә шахтёрларның хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, шахта коесын түгәрәк металл тюбинглар белән ныгытуга, күмерне шартлату ысулы белән чыгаруга булышлык итүче алдынгы алымнар үзләштерелә.

Герой исеме илнең халык хуҗалыгын үстерүнең 5 еллык планын үтәүдәге хезмәтләре өчен бирелә (1956–1960).

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр, «Мактаулы шахтёр» билгесе (1947) белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Шитин С. Проходчик Минзагир Нацибуллин. Свердловск, 1958;

Герои Трудовой Славы. Свердловск, 1969;

Брылин А.И., Коверда П.Т. Артёмовский. Свердловск, 1983.