Биографиясе

1887 ел — 1929 елдан соң.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, прапорщик (1917). 1917 елгы Февраль революциясеннән соң мөселманнарның хәрби хәрәкәтендә актив катнаша; Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтаенда (Казан, 1917 елның  17–25 июне) Хәрби Шура башкарма комитеты составына сайлана. Россияне федерализм нигезендә үзгәртеп коруга омтылган өлкәләрдән Үзәк рада чакырткан халык вәкилләре съездында (Киев, 8–15 сентябрь) Бөтенроссия мөселман хәрби комитеты исеменнән катнаша. Милләт Мәҗлесе депутаты.

Октябрьдә Көньяк-Көнбатыш фронтның 8 нче армия мөселман гаскәриләре съездын әзерләп үткәрүчеләрнең берсе, съездда рәис итеп сайлана. Румын фронтында Хәрби Шура комиссары буларак, ноябрь башында кичектермәстән мөселман хәрби частьларын оештырырга өнди. Эшне тизләтү максаты белән, Румын фронты штабы каршында мөселман хәрби комитет  лары һәм Хәрби Шура вәкилләреннән торган комиссия булдырырга тәкъдим итә. Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең икенче корылтае делегаты (Казан, 1918 елның  8 гыйнвары — 18 феврале), Идел-Урал штаты оештыру мәсьәләсе буенча төп докладчы (доклад Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәте тәкъдимнәренә нигезләнеп языла). Эшче һәм крәстиян депутатларының Казан советы боерыгы белән, съезд һәм Хәрби җитәкчеләренең берсе буларак, 15 февральдә кулга алына, шул көннең кичендә азат ителә. Докладның төп фикерләре «Идел-Урал республикасы» («Урало-Поволжская республика») мәкаләсе рәвешендә «Известия Всероссийского Мусульманского Совета» газетасында дөнья күрә (1918 елның  17 феврале).

1918 елның  уртасыннан эмиграциядә, Англия колонизаторларының Шәрекъ илләрендә хакимлек итүенә каршы мөселманнар ассоциациясе хәрәкәтендә, илгә кайткач, 1919 елда, ингушларның инглиз интервентларына һәм акгвардиячеләр армиясенә каршы оештырылган партизаннар хәрәкәтендә катнаша.

1919–1921 елларда Ингушетиядә партия эшендә. Аннан соңгы язмышы билгесез.

Әдәбият      

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа. К., 1999;

Исхаков С.М. Российские мусульмане и революция (весна 1917 — лето 1918). М., 2004.