- РУС
- ТАТ
җәмәгать эшлеклесе, педагог
1860 ел, хәзер Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Татар Кынадысы авылы — 1938 елның 15 ноябре, Казан.
1894 елдан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта.
1906–1911 елларда мөселман кыз балалар мәктәбен ача. Бер үк вакытта, 1906–1917 елларда, «Әд-дин вәл-әдәб» журналында хезмәттәшлек итә.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң милли азатлык хәрәкәтенә кушыла. Бөтенроссия мөселман мөгаллимнәре бюросының башкарма комитеты әгъзасы. Милләт Мәҗлесе депутаты (1917–1918).
Уку ярдәмлекләре авторы.
1931 елның 27 июнендә «кулаклар-муллалар төркеме» әгъзасы буларак кулга алына, аннан соң азат ителә. 1938 елның 10 гыйнварында кабат кулга алына. Репрессияләр чоры корбаны (кара «Совет властена каршы оешкан төркем» эше); үлгәннән соң аклана.
Книга Памяти жертв политических репрессий. К., 2003. Т. 9.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.