Эчтәлек

Биографиясе

1964 елның 16 апрелендә Казанда туа.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1985).

1985–1987 елларда ТАССР Финанс министрлыгы инспекторы.

1987–1992 елларда «Татпошивобувьбыт» ҖБдә бүлек башлыгы, генераль директор урынбасары.

1993–1994 елларда ТРның Милли инвестиция фонды, 1994–1996 елларда «ТатИнк» инвестиция компаниясе президенты, 1996–1997 елларда Татфондбанк идарәсе рәисе.

1997–1998 елларда ТР финанс министрының 1 нче урынбасары, 1998–2002 елларда ТР финанс министры.

1998–2000 елларда «Түбәнкамашин», 2002–2006 да «Түбән­каманефтехим», 2002–2013 елларда «АК БАРС» Банк» ААҖләренең Директорлар советы рәисе. 2010–2016 елларда «Татфонд­банк» ААҖнең Идарә рәисе, 2013 елдан «ТФБ Холдинг» ҖЧҖ директоры.

1995–1999 елларда, 2004 елдан ТР Дәүләт Советы депутаты.

Медальләр белән бүләкләнә.