Биографиясе

1916 елның августы, Самара губернасы Бөгелмә өязе, хәзер Лениногорск районының Иске Шөгер авылы — 1946 елның гыйнвары, Украина ССРның Одесса өлкәсе Харата поселогы.

Шөгер битум заводында, аннары Краматорск (Донецк өлкәсе) шәһәрендә эшли.

1937 елдан Баку (Азәрбайҗан) шәһәрендә армиядә хезмәт итә.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче гвардия армиясенең 78 нче гвардия укчы дивизиясе 158 нче гвардия артиллерия полкында орудие командиры. Воронеж, Дала, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәре һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (икесе дә — 1943), Кировоград (1944), Львов-Сандомир, Түбән Силезия һәм Берлин (барысы да — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның февралендә Призен посёлогы (Бжег шәһәреннән 8 км төньяк-көнбатыштарак, Польша) янында Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1 февральдә, беренче булып, орудиесен елга аша чыгара һәм плацдарм өчен сугышта катнаша; дошманның 3 пулемётын юк итә. 6 февралендә Бжег шәһәре өчен барган сугышта, төз атып, ике 105 мм лы тупны, йөкле 4 арбаны һәм 70 ләп гитлерчыны юк итә. Снарядлар беткәч, үз расчётын һөҗүмгә күтәрә, 30 лап фашистны юк итеп, 30 ын әсирлеккә ала.

Сугыштан соң Чехословакиядә хезмәт итә. Автокатастрофада алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

И.Х.Мурзин бюстлары Лениногорск шәһәрендә һәм Лениногорск районының Шөгер авылында Геройлар аллеясында урнаштырыла. Лениногорск шәһәрендә аның исеме белән урам атала

Әдәбият

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 700, 730;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 112.                     

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина