- РУС
- ТАТ
тарихчы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе
1930 елның 7 феврале, Төмән өлкәсенең Ялутор районы Исәт авылы — 1997 елның 26 мае, Казан.
Тобол педагогика училищесен (1947), Казан педагогия институтын (1951) тәмамлый. 1951 елдан Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә эшли, директор (1952 елдан).
1957 елдан «Җиңү байрагы» район газетасы мөхәррире.
1959 елдан ТАССР Мәгариф министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы. 1962 елдан Казан педагогия институтында, 1972 елдан Казан университетының КПСС тарихы кафедрасы доценты.
Бөтентатар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе һәм беренче рәисе. ТР ЮС депутаты (1990–1995), конституция комиссиясе әгъзасы, ТССРның дәүләт суверенлыгы турында Декларация әзерләүдә актив катнаша. Мөһаҗирләргә ярдәм фондын, «Мәгариф» һәм «Мәдәният» җәмгыятьләрен, «Солдат аналары» комитетын, Мохтаҗларга ярдәм фондын оештыруда ярдәм итә.
Мөлеков башлангычы белән 1995 елның гыйнварында Татарстанның парламент делегациясе гуманитар ярдәм белән Чечен Республикасына бара.
Хезмәтләре сәяси партияләр тарихына, милли азатлык хәрәкәтенә, милли дәүләт төзелешенә карый.
Борьба коммунистов Татарии за укрепление диктатуры пролетариата в первые годы Советской власти (Из опыта работы коммунистов в системе судебно-следственных учреждений). К., 1980 (автордаш);
Деятельность большевиков по укреплению социалистической законности в первые годы Советской власти (На материалах партийных организаций национальных автономий Поволжья). К., 1988.
Автор — И.М.Мөлеков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.