Биографиясе

1935 елның 25 маенда Казанда туа.

Казан химия-технология техникумын тәмамлый (1969).

1954–1992 елларда В.И.Ленин исемендәге ФҖБдә смена мастеры, өлкән мастер, җыю цехы бригадиры (1969 елдан).

Рационализаторлык тәкъдимнәре бар.

ВЦСПСның 17 нче съезды (1982) делегаты.

Бүләкләре

Герой исеме 8 нче бишьеллык планнарын (1966–1970) һәм социалистик йөкләмәләрне үтәгәндә ирешкән уңышлары өчен бирелә. Берничә тапкыр «Иң яхшы җитештерү участогы остасы» исеменә лаек була. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. Предприятие музеенда Мөхәммәтҗановлар династиясенә багышланган стенд куелган.

Әдәбият         

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине. К., 1988;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.