Эчтәлек

Биографиясе

1907 елның 26 мае, Казан губернасы, Спас өязе Иске Салман авылы — 1942 елның 7 августы, Казан.

Совет-партия мәктәбен (Артёмовскшәһәре, Украина ССР, 1929), Татар коммунистик университетын (Казан, 1931), Татар югары коммунистлар авылых. мәктәбен (Казан, 1933), ВКП(б) ҮК каршындагы Я.М.Свердлов исемендәге Югары пропагандистлар мәктәбен (Мәскәү, 1937) тәмамлый. 1922 елдан Украинада: аяк киеме фабрикасында мастер ярдәмчесе (Мариуполь шәһәре), 1925–1927 елларда шахтада вагон йөртүче (Лисичанск шәһәре), 1929–1930 елларда Совет партия мәктәбенең уку бүлегендә секретарь (Артёмовск шәһәре).

1933 елдан Әтнә районы МТСының сәясәт бүлеге газетасы, Әтнә районы «Колхоз ударнигы» газетасы мөхәррире. 1937 елдан ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында: инструктор, пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, 1938 елдан пропаганда секретаре, 1942 елдан 2 нче секретарь.

1938–1942 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.