- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989)
1931 елның 5 апреле, Актаныш районы Югары Богады авылы — 2024 елның 5 мае, Актаныш авылы.
Минзәлә педагогика училищесен (1951), Свердловск югары партия мәктәбен (1963) тәмамлый.
1948 елдан Актаныш районында: Югары Богады башлангыч мәктәбендә, Яңа Богады, Иске Кормаш, Меңнәр җидееллык мәктәпләрендә укыта; 1956–1959 елларда ВЛКСМ райкомының 1 нче секретаре; 1963–1965 елларда «Октябрьнең 12 еллыгы» колхозында, Киров исемендәге совхозда партком секретаре; 1965–1969 елларда КПСС район комитетының 2 нче секретаре, 1969–1987 елларда район башкарма комитеты рәисе; 1987–2003 елларда 80 нче Актаныш һөнәр училищесе директоры.
Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр, ТАССР, ТР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Актаныш районының Мактаулы гражданы (1991).
Актанышның бер урамына Мөхәммәтов исеме бирелә (2001).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.