Биографиясе

1930 елның 14 феврале, Бөгелмә кантоны Тимәш авылы — 2004 елның 21 июле, Мәскәү.

Бөгелмә педагогика училищесен (1946), Мәскәү нефтехимия һәм газ сәнәгате институтын (1966) тәмамлый.

1949–1990 елларда «Татнефть» трестында (бүленеп): «Бөгелмәнефть» (1953–1961), «Әлкинефть» (1963–1967 елларда башлык урынбасары), «Лениногорскнефть» (1967–1977 елларда башлык), «Прикамнефть» (1977–1978 елларда башлык) нефть промыселы идарәләрендә, трестның генераль директоры (1980–1990).

1961–1963 елларда Татарстан ХХС транспорт тресты управляющие, 1979–1980 елларда Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре идарәсе (Казан) башлыгы.

1990–1991 елларда СССР нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары. Нефть үткәргечләрнең коррозиягә каршы торучанлыгын күтәрү һәм скважиналарны кустлап бораулау алымын кертү инициаторы.

Татарстан һәм Көнбатыш Себер нефть промыселы идарәләре каршында ярдәмче авыл хуҗалыгын оештыручы.

1976–1985 елларда ТАССР һәм 1985–1990 елларда СССР ЮСлары депутаты. ТАССР ЮС Президиумы әгъзасы (1978–1980).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге товарлыклы нефть паркларында җиңел фракцияләрне тотып алу җайланмаларын булдырганы өчен бирелә. Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият         

Әлмәт-Альметьевск. К., 2003.