Биографиясе

1883 елның 25 декабре, Орск шәһәре — 1967 ел, Ташкент.

Татар укытучылар мәктәбендә укый (Казан, 1901–1904), анда ул Г.Исхакый, Ф.Туктаров, Х.Ямашев белән таныша.

Петербург университетының юридик факультетын (1915), Урта Азия университетының география факультетын (Ташкент, 1930 еллар) тәмамлый.

«Таңчылар» төркемен оештыручыларның берсе (1906–1907). Татар вакытлы матбугатының «Казан мөхбире», «Таң йолдызы», «Ил», «Сүз», «Вакыт» һ.б. басмалары белән хезмәттәшлек итә. Полиция күзәтүе астында була.

1915–1916 елларда Саратов шәһәрендә: хәрәкәттәге армиядәге 18 нче Көнбатыш инженер-төзүчеләр дружинасының эшчеләр төркеме мөдире.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мәскәүгә күченә: Россия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросы әгъзасы, мөселманнарның 1 нче Бөтенроссия корылтаен әзерләүдә катнаша (Мәскәү, 1917 елның мае).

Җир мәсьәләсе буенча резолюция авторы. Бөтенроссия мөселманнар советына сайлана. 2 нче Бөтенроссия мөселманнар корылтае эшендә катнаша (Казан, 1917 елның июле). Оештыру җыелышында Самарадан делегат.

1918 елның язында Кырымда, совет хөкүмәте урнашкан вакытта төрле оешмаларда юрист, адвокат хезмәтендә. Соңрак Урта Азиягә күченеп килә, Нарында, Каракүлдә һ.б. урыннарда колхозлар оештыруда катнаша, Фрунзе шәһәрендә кооперативларда эшли.

1930 елдан Ташкентта, Милиция мәктәбендә география һәм җинаять кодексы фәннәрен укыта.

Хезмәтләре  

Алпавытлар заманы вә крәстияннарны азат итү (Оренбург, 1911);

Сәүдә законнары, К., 1914.

Әдәбият  

Еники Ә. Татар зыялысы // Мирас. 1992. № 9.                               

Автор — Д.М.Госманова