Биографиясе

1907 елның 2 гыйнвары, хәзер Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе, Улан районы Таргын авылы — 1997 елның 8 сентябре, Новосибирск шәһәре.

Кемерово өлкәсендә эшли.

1928–1929 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 205 нче гвардия укчы полкында взвод командиры ярдәмчесе (13 нче армиянең 70 нче гвардия укчы дивизиясе). Үзәк, Воронеж, 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәре һәм Днепр елгасы буенда барган сугышларда (икесе дә — 1943), Украинаның Уңъяк яры җирләрен һәм Польшаны азат итүдә, Берлин һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша,

1943 елның июлендә Курск сугышында батырлык күрсәтә. Взвод командиры һәлак булганнан соң, командирлык вазифасын үз өстенә ала; взвод 10 көн чамасы дошман контрһөҗүмнәренә каршы торып 27 танкны сафтан чыгара; шул исәптән Мөхәммәдиев тарафыннан 8 танк юк ителә.

1945 елда демобилизацияләнә.

Прокопьевск шәһәрендә (Кемерово өлкәсе) шахтада забойчы булып, 1965 елдан Новосибирскида 19 нчы тимер юл машина станциясендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият         

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Бесстрашные. А.-А., 1964;

Звёзды доблести ратной. Новосиб., 1986.

Автор — М.З.Хәбибуллин