Биографиясе

1895 елның  декабре, Уфа  губернасы, Минзәлә өязе Останково авылы — 1956 ел, Казан.

Гражданнар сугышында катнаша. Казан химия-технология институтында укый (1932–1933). 1911–1924 елларда Бондюг химия заводында эшли (бүленеп: 1915–1917 елларда Россия армиясендә, 1920 елда 2 нче Алабуга коммунистлар отряды башлыгы). 1924–1925 елларда Алабуга, 1925–1927 елларда Лаеш кантоннары башкарма комитетлары рәисе. 1927–1929 елларда ТАССРның эчке эшләр халык комиссары. 1929–1932 елларда ТАССРның ҮБК Президиумы рәисе. 1933–1937 елларда МТСның сәясәт бүлеге башлыгы, ВКП(б)ның Чаллы район комитетының 1 нче секретаре. 1937 елдан «Кызыл Шәрекъ» заводы директоры.

1937 елның  августында кулга алына. Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана (1958).

Бөек Ватан сугышында катнаша. Бүләкләре бар.

Әдәбият      

Тагиров Э. Мратхузин Харис Ибрагимович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.