Биографиясе

1915 елның 15 декабре, хәзер Смоленск өлкәсе, Починок районы Буловицы авылы — 1958 елның 6 феврале, Чаллы шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1936–1938 һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 208 нче танк батальоны танк механик-йөртүчесе (5 нче гвардия танк корпусының 22 нче гвардия танк бригадасы). Воронеж фронты гаскәрләре составында Курск шәһәре һәм Днепр елгасы өчен барган сугышларда (икесе дә — 1943) катнаша.

1943 елның сентябрь–октябрендә, Десна һәм Днепр елгаларын кичкәндә, командир танкы экипажы составында Днепрның уңъяк ярындагы Букрино плацдармын яулап алу һәм киңәйтү сугышларында батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң туган авылында һәм Чаллы шәһәрендә эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Буловицы авылында Геройга һәйкәл куела.

Әдәбият           

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Золотые Звёзды Прикамья. Пермь, 1974;

Воробьёв М.В., Титов В.Е., Храпченков А.К. Смоляне — Герои Советского Союза. М., 1982.

Автор — М.З.Хәбибуллин