- РУС
- ТАТ
ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2001), ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1980)
1952 елның 13 октябрендә Буа районы Кайбыч авылында туа.
1972–1975 елларда Биектау районының «Чулпан» һәм «Кызыл Байрак» колхозларында агроном-орлыкчылык белгече булып эшли.
1975 елдан Зеленодольск районының «Майский» совхозында: 2 нче цехта звено җитәкчесе, үсемлекләрне тукландыру һәм су сибү буенча бригадир ярдәмчесе, оператор, 5 нче цех бригадиры, 7 нче цех башлыгы (1983–1989), баш агроном (1989–1997), директор урынбасары (1997 елдан).
Дәүләт бүләге экологик зарарсыз яшелчә үстерүдә ресурс саклаулы технологияләр булдырганы һәм җитештерүдә гамәлгә керткәне өчен бирелә.
СССР ВДНХсының бронза медале, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.