- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2002)
1948 елның 12 августында Казанда туа.
Казан авиация институтын тәмамлый (1971).
1966–1969 елларда Казан авиация заводында эшли.
1969 елдан «Элекон заводы» АҖдә: инженер-технолог, баш технолог бүлегенең КБ башлыгы, берләшмәнең баш технологы урынбасары, баш технологы (1983 елдан), Казан штепсель аергычлар КБнда баш инженер (1986 елдан), АҖнең баш конструкторы (1999–2007).
Конструкторлык бүлегенең баш белгече (2007 елдан).
Уйлап табуга 2 патенты бар.
Дәүләт бүләге күп функцияле яңа лазер медицина техникасын эшләгәне, җитештерүне оештырганы һәм ТР медицина оешмаларына керткәне өчен бирелә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.