- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты (1980)
1953 елның 5 ноябрендә Казанда туа.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1976), шунда ук фәнни коммунизм кафедрасында эшли (1985 елга кадәр), 1985–1987 елларда партия комитеты секретаре урынбасары.
1987–1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире.
1989–1991 елларда КПСС ҮКнда инструктор, референт, ҮК секретаре ярдәмчесе.
1991–1994 елларда «Республика Татарстан» газетасының сәяси күзәтүчесе, «Биотехнология» АҖнең генераль директоры урынбасары (Мәскәү).
1994–1995 елларда РФ Дәүләт Думасының Федерация эшләре һәм региональ сәясәт комитеты әгъзасы, 1996–1999 елларда рәисе урынбасары, бер үк вакытта, 1996 елдан, «Россия төбәкләре» төркеме рәисе урынбасары, 1997–2003 елларда «Россия төбәкләре (Бәйсез депутатлар берлеге)» төркеме рәисе, «Бөтен Россия» хәрәкәте сәяси советы президиумы әгъзасы, башкарма комитеты рәисе, «Ватан — бөтен Россия» координацион блогының җаваплы секретаре, 2004 елдан РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары, 2005–2011 елларда — 1 нче урынбасары, 2011–2012 елларда РФ Федераль җыенының Дәүләт Думасы рәисе урынбасары.
2012 елдан РФ Президенты Администрациясенең эчке сәясәт идарәсе башлыгы.
Хезмәтләре философия, политология мәсьәләләренә карый.
1987–1989 елларда ТАССР ЮС, 1993–2012 елларда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты.
3 нче һәм 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» Кырым Республикасының «Бурычка тугрылык өчен», Александр Невский, Почет орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Критика буржуазных фальсификаций социалистического интернационализма. К., 1984;
Дума: Россия, которую мы выбираем. М., 2007.
Самойлов В.А. Олег Морозов. Золотая середина: Страницы биографии. К., 2003;
Казанский университет (1804–2004): библиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.