Биографиясе

1928 елның 6 сентябре, Түбән Новгород губернасы Арзамас шәһәре — 2001 елның 8 феврале, Казан.

Ленинград университеты тарих факультетының сәнгать белеме бүлеген тәмамлый (1952).

1952–1954 елларда Чкалов шәһәрендә (хәзерге Оренбург шәһәре) өлкә мәдәният идарәсендә өлкән инспектор булып эшли.

1955 елдан ТАССР Дәүләт музеенда фәнни хезмәткәр (хәзер ТР Милли музее), соңрак картиналар галереясы мөдире булып эшли.

1959 елдан сынлы сәнгать музеенда, фәнни эшләр буенча директор урынбасары (1968–1982), музейның үзе оештырган фәнни архивы мөдире (1983 елдан).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

Эшчәнлеге

Могильникова тикшеренүләре рәссамнар С.О.Лывин, И.К.Колмогорцева, К.Е.Максимов, Н.Д.Кузнецов, М.Г.Госманов һ.б.ның иҗатларын, шулай ук сынлы сәнгать музее коллекциясен өйрәнүгә, Казан һәм Татарстанның сәнгать тормышындагы билгесез фактларны ачуга багышлана.

Могильникова Н.И.Фешинның иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалауга күп игътибар бирә. Рәссам чит илгә киткәннән соң, беренче тапкыр аның музейда сакланган картиналарыннан күргәзмә оештыра (1958). Фешинның Советлар Союзы территориясе музейларындагы һәм шәхси тупланмалардагы әсәрләрен ачыклау һәм өйрәнү буенча зур эш башкара. Казанда Фешин хезмәтләренең бөтенсоюз күргәзмәсен оештыра (1963–1964), соңыннан алар Мәскәү, Ленинград, Киров, Рига шәһәрләрендә узган күргәзмәләргә куела. Аның актив катнашында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда Фешин хезмәтләренең зур коллекциясе һәм архивы туплана, «Фешин залы» мемориалы төзелә.

Могильникова сынлы сәнгать музееның Алабуга (1961) һәм Чаллы (1990) филиалларын оештыруда катнаша.

1950 еллар ахырында Казан сәнгать училищесендә укыта, ТАССР МС каршындагы Сәнгать советы әгъзасы була.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре            

Произведения В.А.Тропинина в собрании музея. К., 1956;

Художественные выставки в Казани во второй половине XIX века. К., 1958;

Николай Иванович Фешин: Документы. Письма. Воспоминания художника. Л., 1975;

Государственный музей изобразительных искусств РТ. Русское искусство XVII — начала XX веков. Живопись: Каталог. К., 2005.

Әдәбият           

Тулузакова Г. Служение подвижницы // Казань. 2006. № 3.