Биографиясе

1928 елның 30 ноябре, Буа кантоны Үтәмеш авылы — 2015 елның 10 феврале.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1956), Тукай районында эшли: Ашытбаш МТСда (1956–1957), «Северный» совхозында баш агроном, авыл хуҗалыгы буенча район инспекциясе башлыгы (1958), район башкарма комитеты рәисе (1959–1963).

1963–1971 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгында: игенчелек һәм орлыкчылык бүлеге башлыгы (1965 елга кадәр), министр урынбасары (1965–1967), министр (1967 елдан).

1971–1983 елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры, 2002 елдан җитештерү бүлеге баш агрономы.

1983–1999 елларда ТР Дәүләт орлык инспекциясе җитәкчесе.

1967–1977 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике алтын, бер көмеш һәм ике бронза медале, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев