Биографиясе

1918 елның 5 марты, хәзер Киров өлкәсенең Вятка Аланы районы Сосмак авылы — 1992 елның 17 ноябре, Киров өлкәсенең Сосновка шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 275 нче гвардия танкка каршы истребительләр артиллерия полкында туп расчёты командиры (69 нчы һәм 5 нче удар армияләр). Воронеж, Дала һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Харьков оборона һәм һөҗүм операцияләрендә (1943), Курск дугасындагы һәм Днепр елгасы өчен сугышларда (икесе дә — 1943), Люблин-Брест (1944), Варшава-Познань һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1945) катнаша.

1944 елның 26 августында Кликово һәм Гура-Пулавы (Пулавы шәһәреннән көнбатыштарак, Польша) торак пунктлары янында дошман контрһөҗүмен кайтарганда сафтан чыккан төзәүчене алмаштырып, дошман танкын юк итә. 1945 елның 14 гыйнварында Анелин-Паёнкув (Польша) торак пункты янында орудиедән дошманның танкка каршы тубын, күзәтү пунктын юк итә. 1945 елның 20–22 мартында Кюстрин шәһәреннән (хәзер Костшин шәһәре Польша) төньяк-көнбатыштарак Одер елгасын кичкәндә расчёт сугышчылары һәм орудие белән беренчеләрдән булып елга аша чыга, дошманның 2 пулемётын һәм күзәтү пунктын юк итә, миномёт батареясы утын бастыра.

1946 елда демобилизацияләнә.

Сосновкада яши.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Звёзды Славы. Киров, 1970;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000. 

Автор — М.З.Хәбибуллин