Биографиясе

1961 елның 8 июнендә Саба районы Борчаклы Яз авылында туа.

Мари политехник институтын тәмамлаганнан соң (1983), Саба урман эшкәртү хуҗалыгында эшли.

1984–1985 елларда Кукмара районында Лубян эксперименталь урман кисү һәм агач эшкәртү заводы директоры, 1985–1986 елларда Саба урман сәнәгате хуҗалыгының Лубян урман пункты башлыгы.

1986 елдан Саба урман хуҗалыгында, Мишәбаш урманчылыгы урманчысы (1986–1990), урман хуҗалыгы директоры (1990–1999).

1999 елдан Саба районы хакимияте башлыгы, бер үк вакытта Саба районы халык депутатлары советы рәисе.

Хезмәтләре урман хуҗалыгына карый. Дәүләт бүләге урман кискәндә алдынгы, ресурс саклаулы ысуллар эшләгәне һәм куллануга керткәне, йомшак яфраклы һәм вак товарлыклы агачларны тирәнтен эшкәртүне оештырганы, Саба урман хуҗалыгында чыршы үстерүнең тизләтелгән ысулларын кулланганы өчен бирелә.

1999–2004 елларда ТР халык депутаты.

Хезмәтләре

Пихта сибирская в лесах Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 2000 (автордаш);

Ведение комплексного, многоцелевого лесного хозяйства в малолесных регионах. К., 2003.