Биографиясе

1930 елның 24 марты, Мамадыш кантоны Игенче авылы — 2001 елның 17 феврале, Саба районы Лесхоз поселогы.

Лубян урман хуҗалыгы техникумын (1950), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1977) тәмамлый.

1954 елдан Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының Теләче һәм Яңа Арыш урманчылыкларында урманчы ярдәмчесе, урманчы булып эшли.

1962 елдан Саба урман эшкәртү хуҗалыгы директоры.

1990 елдан Саба районы Мишә җирле үзидарә советы рәисе.

Саба урман сәнәгате хуҗалыгының формалашуы һәм ныгуына, Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә. Бөтенсоюз социалистик ярышларда Миңнеханов җитәкләгән хезмәт коллективы берничә тапкыр призлы урыннар ала, КПСС ҮК, СССР МС, ВЦСПС һәм ВЛКСМ ҮКның күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнә (1983–1988).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге урман кискәндә алдынгы, ресурс саклаулы ысуллар эшләгәне һәм куллануга керткәне, йомшак яфраклы һәм вак товарлыклы агачларны тирәнтен эшкәртүне оештырганы, Саба урман хуҗалыгында чыршы үстерүнең тизләтелгән ысулларын кулланганы өчен бирелә.

Октябрь Революциясе, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Лесхоз посёлогында Миңнехановка бюст куелган (2002).

Автор — А.Х.Газизуллин