Биографиясе

1914 елның 15 июне, хәзер БРның Караидел районы Аскыш авылы — 1989 елның 9 сентябре, шул районның Тигермән авылы.

Туган авылында умартачы булып эшли. 1936–1939 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 39 нчы гвардия аерым сапёр батальонының отделение командиры (65 нче армиянең 37 нче гвардия укчы дивизиясе). Ленинград, Дон, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943) һәм Курск (1943) сугышларында, Гомель-Речица (1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 12 сентябрендә Десна елгасын кичкәндә Собич авылыннан (Сумы өлкәсенең Шостка районы) көнбатыштарак барган сугышта батырлык күрсәтә: көймә белән 35 рейс ясап, 370 сугышчыны, сугыш кораллары һәм орудиеләрне елга аша дошман кулындагы көнбатыш ярга чыгара.

Демобилизацияләнгәннән соң, «Үрнәк» колхозында рәис һәм туган авылында умартачы булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн. 1;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1985. Кн. 3.

Автор — М.З.Хәбибуллин