Биографиясе

1949 елның 18 ноябрендә Зәй районы Аксар авылында туа.

Чаллыда 8 нче авыл хуҗалыгы җитештерү-техник училищесен тәмамлый (1966).

1965 елдан Зәй районының «Нур» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, шикәр чөгендере үстерү звеносы җитәкчесе (1978–2002). Миңлебаев җитәкчелегендә звено һәр елны шикәр чөгендереннән югары уңыш ала (1 га дан 350 ц га кадәр). Аның тәкъдиме белән колхоз остаханәсендә тамыразыкларны чистартып бетерә торган ике валлы җайланма эшләнә, ул шикәр чөгендерен кул хезмәтеннән башка җыеп алу мөмкинлеге бирә.

ТАССР ЮС депутаты (1985–1990).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге хезмәттәге алдынгы казанышлары өчен бирелә.

3 нче дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, СССР ВДНХсының көмеш медале белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев