Биографиясе

1898 елның 15 мае, Казан губернасы, Мамадыш өязе Кече Кирмән авылы — 1974 ел, Свердловск өлкәсенең Артёмовск районы Буланаш поселогы; Артёмовск шәһәрендә җирләнә.

1913–1918 елларда Богословск киселешендә (Свердловск өлкәсенең хәзерге Карпинск шәһәре) олаучы, забойчы.

1918–1921 елларда Кызыл Армиядә.

1921–1958 елларда Свердловск өлкәсе «Егоршинуголь» трестының 2 нче шахтасында забойчы.

Бүләкләре

Герой исеме күмер чыгаруда, күмер шахталары төзү һәм яңартуда ирешкән уңышлары, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне тәэмин иткән алдынгы эш алымнары керткәне өчен бирелә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган авылында Миңнегуловка бюст куелган.

Әдәбият          

Брылин А.И., Коверда П.Т. Города нашего края. Свердловск, 1983.