Биографиясе

1942 елның 20 июлендә БАССРның Нуриман районы Яңа Субай авылында туа.

1965 елда Чиләбе политехник институтын тәмамлый.

1966 елдан В.И.Ленин исемендәге Чиләбе трактор заводында: 2 нче цехның өлкән мастеры (1968 елга кадәр), куәтле тракторлар корпусы башлыгы (1976–1977), моторлар заводы директоры (1982–1987).

1987–1995 елларда Чабаксар сәнәгать тракторлары заводы генераль директоры.

1995–1998 елларда Чуаш университетында икътисад кафедрасы профессоры.

1998 елдан «Чиләбе трактор заводы» АҖнең техник директоры.

Хезмәтләре тракторлар һәм моторлар төзелеше икътисады мәсьәләләренә карый.

Уйлап табуга 5 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Россия сәүдә-сәнәгать палатасы президиумы әгъзасы (1998 елдан).

1987–1992 елларда Чуаш АССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре      

Экономика электротехнического производства. Чебоксары, 1989;

Организация и планирование производства. Чебоксары, 1990;

Современные организационно-хозяйственные структуры в промышленности. Чебоксары, 1993;

Тракторы ЧТЗ — мощная база строительно-дорожной техники // Строительные и дорожные машины. 2003. № 5.