Эчтәлек

Биографиясе

1942 елның 25 гыйнварында Балтач районы Чапшар авылында туа.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1964), Казахстан ССР Кустанай өлкәсе Аркалык районының «Сары Үзән» совхозы бүлекчәсендә агроном булып эшли.

1968–1976 елларда Кама Тамагы районының авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном, 1976–1979 елларда Әлки районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, 1979–1983 елларда «Татарсортсемпром» трестында баш агроном, 1983–1986 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының бөртекле ашлык җитештерү һәм гомуми игенчелек бүлегендә баш агроном, 1988–1990 елларда ТАССР Дәүләт аграр сәнәгате комитеты рәисе урынбасары вазифаларын башкаручы, 1990–1991 елларда ТАССР Аграр сәнәгать комплексының игенчелек һәм үсемлекчелектә, эшкәртү тармакларында алдынгы технологияләр кертү бүлеге башлыгы урынбасары.

1991–2003 елларда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында: ашлык хуҗалыгын интенсивлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары, җир эшкәртү һәм үсемлекчелектә алдынгы технологияләр кертү бүлеге башлыгы урынбасары (1992), башлыгы (1993 елдан).

2003 елдан «Колос-Агро» фәнни-җитештерү компаниясе» ҖЧҖнең башкаручы директоры.

Дәүләт бүләге Биектау районының «Чулпан» һәм Арча районының «Игенче» күмәк пердприятиеләре үрнәгендә игенчелекнең агроландшафтлы адаптив системасының теоретик нигезләрен эшләгәне һәм гамәлгә керткәне өчен бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.