Биография

1930 елның 11 апреле, Бөгелмә кантоны Яңа Елховой авылы — 2018 елның 15 июне, Әлмәт.

Лениногорск нефть техникумын тәмамлый (1967).

1946–1952 елларда Лениногорск районының «Техника» колхозында тракторчы, кырчылык бригадасы бригадиры.

1956–1989 елларда Миңлебай газ эшкәртү заводында оператор, өлкән оператор (1958), газны күкерт кушылмаларыннан чистарту һәм газ фракцияләрен туплау җайланмасы башлыгы.

Миңлекәев җитәкчелегендәге газ эшкәртүчеләр бригадасы смена йөкләмәләрен 110–145% ка үти.

Бүләкләре

Герой исеме СССР халык хуҗалыгын үстерүнең җидееллык планын (1959–1965) үтәгәндә газ сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне һәм югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкәне өчен бирелә.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Новиков В. Минекаев Масгут Габдрахманович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социали­стического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.