Биографиясе

1929 елның 17 апреле, Спас кантоны Күлбай Мораса авылы — 1998 елның 22 мае, Казан.

Казан университетын (1960), КПСС ҮК каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый (Мәскәү, 1970).

1953–1954 елларда ВЛКСМның Биләр райкомында бүлек мөдире.

1954 елдан Казанда: ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инструкторы (1957 гә кадәр), 1957–1959 елларда ВЛКСМның Киров райкомы секретаре, 1959–1960 елларда урта мәктәп директоры, 1960–1963 елларда КПССның Киров райкомы секретаре, 1963–1968 елларда КПССның шәһәр комитетында бүлек мөдире, 1970–1973 елларда Совет райкомының 1 нче секретаре.

1973–1976 елларда ТАССР мәдәният министры.

1976–1985 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире.

1985–1989 елларда ТАССРның Нәшриятлар, полиграфия эшләре һәм китап сәүдәсе дәүләт комитеты рәисе.

1992–1994 елларда Алабуга җиңел автомобильләр заводының Казан вәкиллеге баш икътисадчысы

Хезмәтләре социализм дәверендә сәнәгый җитештерүне камилләштерүдә инженер-техник интеллигенциянең роле мәсьәләләренә карый.

1971–1985 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов