Биографиясе

1912 елның 20 декабре, Казан губернасы Чистай өязе, хәзер Нурлат районы Егоркино авылы — 1978 елның 22 мае, шунда ук.

Туган авылы совхозында тракторчы булып эшли.

1934–1936 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче танк полкында танк механик-йөртүчесе (8 нче гвардия армиясе). Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Изюм-Барвенково, Донбасс (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1945) катнаша.

1943 елның 16–23 декабрендә Запорожье шәһәре (Украина ССР) янындагы (экипаж составында танкка каршы тупны, 2 пулемётны, 4 блиндажны юк итә). 1945 елның 15 гыйнварында Бервце (Польша) тимер юл станциясе тирәсендәге (экипаж составында дошманның 3 тубын, 2 миномётын сафтан чыгара). 1945 елның 1–5 маенда Берлин урамнарындагы һәм шәһәр читендәге (дошман уты астында үзенең танкын ремонтлап, дошманның 2 танкын, 7 тубын һәм берничә автомашинасын юкка чыгара) сугышларда батырлык күрсәтә.

1945 елда демобилизацияләнә. Туган авылында эшли.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Шевченко Н.Я. Звёзды Славы. К., 1969;

Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. К., 1986;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин