И.И.Межлаук

Иван Иванович (1891 елның 30 сентябре, Харьков шәһәре — 1938 елның 26 апреле). Харьков университетының тарих-филология, юридик факультетларын тәмамлый (1912, 1916). 1911 елдан революцион хәрәкәттә катнаша. 1918 елда Казан эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Советы секретаре; июньнән губерна хәрби комиссары; август–декабрьдә Идел буе хәрби округы командующие. Казан губернасында Кызыл Армия частьләрен оештыруны җитәкли, Казан өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1918 елның декабрендә — 1919 елда Кызыл Армиянең тәэминат бүлеге башлыгы. 1921 елдан Урта Азиядә һәм Тамбов шәһәрендә хакимият-хуҗалык һәм партия эшендә. 1931–1936 елларда Хезмәт һәм Оборона Советы секретаре һәм СССР ХКСның Эшләр идарәсе башлыгы урынбасары. 1936–1937 елларда СССР ХКС каршындагы югары мәктәп эшләре Бөтенсоюз комбинаты рәисе. СССР ҮБК әгъзасы. Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Валерий Иванович (1893 елның 7 феврале, Харьков шәһәре — 1938 елның 29 июле), Харьков университетының тарих-филология, юридик факультетларын тәмамлый (1914, 1917). 1907 елдан революцион хәрәкәттә катнаша. 1918–1920 елларда сәясәт хезмәткәре, Көнчыгыш фронтның 5 нче һәм Көньяк фронтның 10 нчы, 14 нче, 2 нче армияләренең Революцион Хәрби Советлары әгъзасы, Украинада хәрби эшләр халык комиссары. 1918 елның сентябрендә Казан өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1920 елдан хакимият-хуҗалык эшендә. 1924–1931 елларда СССР Халык Хуҗалыгы Югары Советы Президиумы әгъзасы, рәисе урынбасары. 1934 елдан СССР ХКС, Хезмәт һәм Оборона Советы рәисе урынбасары, СССР ХКС каршындагы Дәүләт план комиссиясе рәисе (бүленеп: 1937 елда СССР авыр сәнәгать халык комиссары). 1927 елдан ВКП(б) ҮК әгъзалыгына канд., 1934 елдан әгъзасы. СССР ҮБК әгъзасы. Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Мартын Иванович (1895 ел, Харьков шәһәре — 1918 елның 7 августы, Казан), Харьков университетының юридик факультетын тәмамлый (1917). Украинада Гражданнар сугышында катнаша. 1918 елның маенда Казан губернасы юстиция комиссары. Губернаның мәхкәмә органнарын (революцион-тикшерү комиссиясен, округ халык мәхкәмәсен оештыра), революцион трибуналлар эшчәнлеген үзгәртеп коруны җитәкли. Акгвардиячеләр тарафыннан атып үтерелә.

Әдәбият          

Смыков Ю.И. Братья Межлауки // Борцы за счастье народное. К., 1967;

Гражданская война и военная интервенция в СССР: Энцикл. М., 1983.

Автор — Е.Б.Долгов