- РУС
- ТАТ
хакимият-хуҗалык эшлеклесе, юридик фәннәре кандидаты (2000)
1969 елның 24 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туа.
Казан университетын тәмамлый (1992).
1993–1995 елларда хосусыйлаштыру агентлыгы мөдире, 1995–1997 елларда Казанның Совет районы хакимияте башлыгының аппарат җитәкчесе, 1997–1998 елларда Вахитов районы хакимияте башлыгының 1 нче урынбасары.
1998–2005 елларда Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгы. Бер үк вакытта халык депутатларының Түбән Кама берләштерелгән Советы рәисе. Метшин Түбән Кама шәһәренең социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә өлеш кертә, нәтиҗәдә, шәһәр берничә тапкыр «Россиянең иң төзек шәһәре» бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга, 2002 елда «Идел буеның мәдәни башкаласы» дип таныла.
2005 елның ноябреннән Казан хакимияте башлыгы; 2005 елның декабреннән «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты рәисе. Метшин җитәкчелегендә транспорт инфраструктурасын һәм шәһәр халкына хезмәт күрсәтүне үзгәртеп кору буенча зур проект гамәлгә ашырыла, капиталь төзелеш һәм торак йортларны төзекләндерү планнары үтәлә.
2006 елдан «Казан шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы, шул ук вакытта Казан шәһәр думасы рәисе.
Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы вице-президенты, Бөтендөнья «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасы вице-президенты, БМОның җирле үзидарә буенча консультатив советы әгъзасы.
Казанга 27 нче Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын (2013) уздыру хокукы бирелүгә, әлеге чараларны әзерләү һәм уздыруга зур өлеш кертә.
Хезмәтләре төбәкнең хокук нигезләрен эшләү мәсьәләләренә карый.
1999–2004 елларда ТР халык депутаты.
4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Почёт» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Правовая система республики в составе Российской Федерации. М., 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.