Биографиясе

1923 елның 3 гыйнвары, Чаллы кантоны Түбән Маврино авылы — 2011 елның 6 августы, Казан.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1957). 1957–1965 елларда республикадагы иң зур «Акташ» совхозында баш агроном, 1965–1969 елларда Әлмәт зональ агрохимия лабораториясе мөдире, 1969–1971 елларда ТАССР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.

1971–1989 елларда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын химияләштерү фәнни-тикшеренү һәм проектлау-технология институтының Идел-Вятка филиалында директор урынбасары.

«Акташ» совхозында эшләү чорында Мещанов, республикада беренчеләрдән булып, берьюлы түләнә торган премия системасын производствога кертә, бу исә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә һәм эшчеләрнең матди кызыксынуы артуга китерә. Татарстанда агрохимия хезмәтен оештыручыларның берсе. Әче туфракларны известьләү, җир эшкәртүдә ашламаларны нәтиҗәле куллануның фәнни нигезләрен һәм гамәли ысулларын эшли.

ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Применение удобрений на выщелоченных чернозёмах Татарской АССР. К., 1978;

Известкование кислых почв. М., 1982;

Рекомендации по известкованию кислых почв. К., 1986;

Молодому агроному. К., 1987.