Биографиясе

1891 елның 8 декабре, Петропавловск шәһәре, хәзер Казакъстан Республикасы —  1978 елның 10 октябре, Истанбул шәһәре.

Петропавловскида мәдрәсә тәмамлый, агасы кибетендә өйрәнчек була.

1911 елда Монголиягә бара, анда немецларның «Штукен» фирмасы белән бергә Россия һәм Кытай белән йон сәүдәсе үзәкләре оештыруда катнаша.

1925 елдан Тяньцзинь шәһәрендә (Кытай) сәүдә белән шөгыльләнә (Кытайда аның 40 сәүдә үзәге була). Төрек-татар җәмгыяте оештыра һәм аның белән җитәкчелек итә (1925). Мәңгәр акчасына мәктәп төзелә. Мукден конгрессында (1935) рәис булып сайлана. Аның хисабына «Милли байрак» газетасы нәшер ителә, анда Мәңгәрнең Кытайдагы, Япониядәге һәм Кореядәге татарлар проблемаларына багышланган мәкаләләре басыла.

1939 елдан Истанбулда яши. Швейцариянең «Ульрих Мейер» фирмасы белән хезмәттәшлек итә, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң немецларның Төркиядәге «Мерседес-Бенц» һәм «Роберт Бош» автомобиль фирмалары вәкиллекләрен җитәкли. Төрек автомобиль сәнәгатен нигезләүчеләрнең берсе (Истанбулдагы автомобиль сәүдә фирмасына аның исеме бирелә).

1950 елларда «культура революциясе» җәелгән Кытайдан качкан татарларга ярдәм күрсәтә: Төркиядә аларны торак һәм эш белән тәэмин итү өчен зур күләмдә акча бирә (Силибри шәһәре янында алар өчен ферма сатып ала). 1970–1980 елларда Мәңгәр акчасына «Казан» журналы нәшер ителә.

Татар халкының XX йөз башындагы күренекле эшлеклеләре турында мәкаләләр авторы. Мәңгәр хисабына татар яшьләренең Истанбулдагы, Әнкарадагы мәдәни оешмалары өчен биналар арендага алына, фәнни-популяр һәм дини китаплар бастырыла. Үзенең гаять бай китапханәсен Төркия тарихын өйрәнү институтына (Әнкара) бүләк итә.

Төркия һәм Татарстан арасында багланышлар булдыру өчен мәдәни-хәйрия фондын оештыруга омтылыш ясый.

1995 елда кызы Сафия Имре Истанбулда Мәңгәр исемендәге фондны нигезли.

Әдәбият          

Әхмәтвәли Мәңгәр: Хатирәләр. К., 1997;

Татарстан-Төркия: Мәдәни багланышлар. 1992–2003. К., 2004;

Татарский век глазами национальной элиты: 100 выдающихся татар. К., 2005.

Автор — И.Н.Надыйров