- РУС
- ТАТ
галим агроном, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1986)
1932 елның 5 мае, хәзерге Вологда өлкәсенең Кубено-Озёрский районы Карабаново авылы — 2021 елның 8 августы, Алабуга шәһәре.
Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1956), Куйбышев районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы (бүленеп, 1967–1971); Алабуга районының «Волна революции» һәм «Алабуга» совхозларында баш агроном (1962–1967) һәм директор (1971–1977, 1977–1986) булып эшли.
1986–1987 елларда Алабуга районы һәм Алабуга шәһәрендә район башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1987–1992 елларда ит комбинаты директоры, 1992–1993 елларда хакимият башлыгы.
1995–2000 елларда ТР Халык депутаты.
Ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр; ТАССР һәм ТР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Алабуга шәһәренең мактаулы гражданы (1986).
Автор — И.Н.Афанасьев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.