Биографиясе

1915 елның 28 августы, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Сухарево авылы — 1968 елның 7 сентябре, Норильск шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1939), Куйбышев гидроузелында эшли.

1940 елда Главгидростройның проектлар секторында

1941–1942 елларда Оборона эшләре идарәсендә (Мәскәү).

1942–1968 елларда Норильск тау-металлургия комбинатының геология идарәсендә: күмер чыгару төркеме башлыгы, руда булмаган казылмалар буенча өлкән инженер, башлык, руда булмаган казылмалар (1951–1954), стратиграфик (1958–1964), эзләнү һәм картага төшерү (1964–1968) партияләрендә баш инженер.

Маслов Норильск районының стратиграфиясен, геологиясен, рудалы файдалы казылмаларының урнашу закончалыкларын тикшерүгә зур өлеш кертә. Геология, металлогения һәм никельне фаразлау карталарын, ордовик, силур, девон һәм Пермь-триас вулканик ятмаларының стратиграфик схемаларын төзи. Талнах һәм Хараелах елгалары үзәннәрендә Норильск рудалы тирән киселешләрен аерып күрсәтә.

Бүләкләре

Герой исеме Талнах бакыр-никель рудалары чыганакларын ачу һәм тикшерү эшендә (1960) ирешелгән уңышлары өчен бирелә. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Талнах шәһәрендә бер урам һәм мәктәп Маслов исеме белән атала. Норильск сәнәгать районын үзләштерү һәм үстерү тарихы музеенда Масловка багышланган экспозиция бар.

Хезмәтләре               

Тектоника Игарско-Норильского района и рудоконтролирующие структуры // Тектоника Сибири. Новосиб., 1963. Т. 2.

Әдәбият       

Георгий Дмитриевич Маслов // Недра Таймыра. Норильск, 1997;

Мелуа А.И. Геологи и горные инженеры России: Энцикл. М.-СПб., 2000. Т. 2;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.

Автор — М.Я.Гаитов