Биографиясе

1923 елның 5 августы, Чистай шәһәре — 1943 елның 20 феврале, Украина ССР, Донецк өлкәсе Сергеевка авылы.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Чистай шәһәрендә автогараж җиһазлары заводында токарь булып эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.

1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче танк корпусының 50 нче танк бригадасы 50 нче танк батальоны мотоциклисты. Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша (1943).

1943 елның февралендә Краматорск шәһәре һәм Сергеевка авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Украинаның Донецк өлкәсендәге Краматорск шәһәре өчен барган сугышлар вакытында разведкага йөреп, 3 тапкыр әһәмиятле мәгълүматлар алып кайта. 8 февральдә, Ясная Поляна авылы янында яндыргыч сыекча салынган шешәләр ыргытып, гитлерчыларның танкын һәм үзйөрешле тубын яндыра. 20 февральдә, Сергеевка посёлогына 12 немец танкы һәм автомашиналар бәреп кергәч, үтерелгән солдатның танкка каршы атучы мылтыгыннан ут ачып, тагын 2 танкны сафтан чыгара. Атучыны күреп алып, фашистларның өченче танкы аны үлемгә дучар итә, әмма ул соңгы сулышына кадәр атуын туктатмый.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

В.И.Марининның бюсты Чистай шәһәренең Геройлар аллеясында урнаштырыла, шунда ук аның исеме белән урам атала.

Әдәбият       

Трокаев А.А. Подвиг на шахтёрской земле. Донецк, 1983;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1993;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 102;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 675, 676, 682.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина