Биографиясе

1921 елның 10 марты, Минзәлә кантоны Бүләк авылы — 2010 елның 18 мае, Чаллы шәһәре.

Совет сәүдәсе техникумын тәмамлый (Кострома шәһәре, 1959).

Мөслим районының Яңа Сәфәр авылы МТСында өлкән комбайнчы булып эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 127 нче артиллерия полкында 2 нче батарея расчёты туп коручысы (4 нче аерым армиянең 65 нче укчы дивизиясе). Төньяк-Көнбатыш, Карелия һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Тихвин оборона һәм һөҗүм операцияләрендә (1941), Волхов елгасы буендагы сугышта оборона сызыгын саклауда катнаша (1943).

1941 елның ноябрендә Тихвин шәһәре (Ленинград өлкәсе) янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Яралана, әмма сугышуын дәвам итә. Дошманның берничә танкын сафтан чыгара.

1945–1957 елларда Калинин (хәзер Актаныш) районы кулланучылар берлегендә сәүдә мөдире, 1959–1963 елларда Ворошилов (хәзер Сарман) районы кулланучылар берлеге рәисе булып эшли.

1963 елдан Чаллы шәһәрендә яши. 1963–1970 елларда шәһәр план комитеты рәисе, 1970–1981 елларда ТАССР МС Тәэминат һәм сату идарәсенең районара сәүдә базасы директоры.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Маннанов — Тихвин шәһәре (1961), ТРның Мөслим районы һәм Чаллы шәһәренең (2005) мактаулы гражданы.

Әдәбият       

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Буров А.В. Твои Герои, Ленинград. Л., 1970;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1993.

Автор — М.З.Хәбибуллин