- РУС
- ТАТ
салкын штамплау җайланмаларын көйләүче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1984)
1949 елның 14 июнендә Владимир өлкәсенең Меленки районы Южный поселогында туа.
Бөтенсоюз машина төзелеше читтән торып уку техникумын (Мәскәү, 1980) тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1966 елда Меленки урман сәнәгате хуҗалыгында юл эшчесе булып башлый.
1971–1973 елларда Горький фрезер станоклары заводында, 1973–1997 елларда «КамАЗ» АҖнең Пресслау-ремонтлау заводында эшли.
Күп кенә цехларның технологик җайланмаларын монтажлау һәм көйләү-җибәрү эшләрендә катнаша.
1976 елның февралендә беренче «КАМАЗ» автомобилен җыюда катнашу хокукына лаек була.
1990 елда ул җитәкләгән комплекслы бригада, беренчеләрдән булып, аренда подрядына күчә.
1997–2004 елларда «Начало» ҖЧҖ тә (Чаллы шәһәре) эшли.
Дәүләт бүләге югары нәтиҗәле катлаулы һәм уникаль күп функцияле прессларның зур номенклатурасын, автомат линияләр һәм алар нигезендәге комплексларны булдырганы һәм җитештерүгә керткәне өчен бирелә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Казаков Б. Так нам сердце велело. Наб.Челны, 1996.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.