Биографиясе

1918 елның 30 сентябре, Тәтеш шәһәре — 1980 елның 13 гыйнвары, шунда ук.

Тәтеш зоотехниклар техникумын тәмамлый (1938). Район элемтә конторасында эшли.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет­-фин сугышында катнаша.

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында: 367 нче танкка каршы аерым истребительләр дивизионында туп төзәүче (47 нче армиянең 260 нчы укчы дивизиясе), 100 нче гаубица артиллерия бригадасында туп төзәүче (3 нче удар армиянең 5 нче артиллерия дивизиясе). Төньяк Кавказ, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Кавказ өчен сугышта (1942–1943), Белгород-Харьков (1943), Варшава-Познань һәм Берлин һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1945) катнаша.

1944 елның 27 мартында Ковель шәһәренә керү юлларындагы сугышта совет гаскәрләренә алга баруны тәэмин итә (дошманның 3 пулемётын сафтан чыгара).

1944 елның 5, 8–9 июлендә Ковель шәһәре өчен барган сугышта (дошманның 3 пулемётын, 7 ут ноктасын бастыра, дзотын юкка чыгара).

1945 елның 16–26 апрелендә Берлин өчен сугышларда (дошманның зур күләмдәге сугыш техникасын, 2 миномёт батареясын һәм 3 каршылык күрсәтү үзәген сафтан чыгара) батырлык күрсәтә.

1946 елда демобилизацияләнә. Тәтеш элемтә үзәгендә эшли.

Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Солдатская слава. М., 1963. Кн. 1;

Шевченко Н.Я. Звёзды Славы. К., 1969;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин