Биографиясе

1925 елның 10 апреле, хәзер Пенза өлкәсенең Вадинск районы Вадинск авылы — 1945 елның 3 феврале, Польшаның Бжег шәһәре янында җирләнә.

1930 елларда Чаллы районында яши.

1943 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 18 нче аерым моторлаштырылган понтон күпер салу бригадасы понтончысы (13 нче армия). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украинаның Уңъяк яры җирләрен (1944) һәм Польшаны (1945) азат итүдә катнаша.

1945 елның 3 февралендә Бриг (Бжег) шәһәре янында Одер елгасы аша салынган күперне саклаганда батырлык күрсәтә: күперне шартлаттырмый, үзе һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Герои и подвиги. Саратов, 1976. Кн. 2;

Хлюпин В.И. Сыны России. М., 1985.

Автор — М.З.Хәбибуллин