1913 елның 17 мае, Вятка губернасы Турай авылы — 1980 ел, Ленинград.

Ленинград энергетика техникумын (1934), Ленинград электротехник институтын (1955) тәмамлый.

1938 елдан Бөтенсоюз метрология фәнни-тикшеренү институтында (Ленинград), сектор башлыгы (1955–1970), әйдәп баручы инженер (1970–1973).

Дәүләт бүләге ешлык берәмлеген яңадан торгызучы Дәүләт эталонының яңа конструкциясен эшләгәне өчен бирелә.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Бөек Ватан сугышында катнаша.