Биографиясе

1891 ел, Казан губернасы, Зөя өязе Гордеево авылы — 1941 елның 11 сентябре, Орёл шәһәре янындагы Медведево урманы.

Крәстияннәр нәселеннән.

Казан университетының юридик факультетында укый.

1905–1907 еллардагы Революция чорында Социалист-революционерлар партиясенең Казан бүлегенә керә, шуның өчен 1914 елда кулга алынып, 3 елга Енисей губернасына сөрелә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Казанга кайта. Казан крәстиян депутатлары Советына сайлана. 1917 елның июнь–ноябрендә — Зөя өяз җир эшләре комитеты һәм өяз Земство идарәсе рәисе, 16 июньдә җир эшләре комитетының алпавыт җирләрен, терлекләрен, инвентарьларын крәстияннәргә бүлеп бирү турындагы карарына кул куя. Өяз, волость һәм авыл советлары оештырырга, изүчеләргә каршы көрәштә крәстияннәрне һәм эшчеләрне берләштерергә өнди. Большевиклар белән хезмәттәшлек итә. Сул эсерлар партиясендә зур абруй казана, А.Л.Колегаевның ярдәмчесе була, ул эшче һәм солдат депутатларының 2 нче Бөтенроссия съездында вакытта сул эсерлар партиясенең губерна комитеты рәисе һәм Крәстиян депутатларының губерна Советы рәисе вазифаларын үти.

Октябрь революциясе көннәрендә совет хакимиятен урнаштыруны яклап чыга.

Учредительләр җыены әгъзасы.

Сул эсерларның 1 нче съездында (Петроград, 1917 елның 19–28 ноябре) ҮК әгъзалыгына кандидат итеп сайлана. Крәстиян депутатларының 3 нче Бөтенроссия съезды (Петроград, 1918 елның 13 гыйнвары) депутаты.

Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының берләштерелгән 3 нче Бөтенроссия съездында (Петроград, 1918 елның 13–18 гыйнвары) БҮБК әгъзасы итеп сайлана, БҮБКның крәстияннәр секциясе составына кертелә.

«Җирләрне социальләштерү турындагы закон» авторларыннан берсе. Берләштерелгән съезд делегатлары, законны кабул итеп, аның «Гомуми нигезләмәләр»ен раслыйлар.

1918 елның гыйнвары–июнендә М. РСФСРның Җир эшләре халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, БҮБКның крәстияннәр секциясе секретаре.

Сул эсерлар партиясенең 2 нче съездында (Мәскәү, 1918 елның 17–25 апреле) аграр сәясәт турында доклад ясый. Крәстияннәр арасында хосусый ихтыяҗлар өстенлек итү сәбәпле, җирләрне социальләштерү турындагы законны тормышка ашыра башлауның хәзергә мөмкин түгеллеген, аның большевиклар басымы астында кабул ителүен, шуңа күрә законны комиссиядә яңадан тикшереп, төзәтмәләр кертү зарурлыгын дәлилли. ҮКка әгъза итеп сайлана.

1918 елның маенда Казанга кайта, сул эсерларның губерна конференциясендә катнаша, губерна комитетына сайлана.

Сул эсерлар партиясенең 3 нче съездында (Мәскәү, 1918 елның 28 июне – 1 июле) большевикларга күндәм мөнәсәбәттәге эсерлар белән арасын өзә, большевикларның хезмәтчел крәстияннәрне эзәрлекләвен гаепләп чыга, ярлылар комитетлары эшчәнлегенә, үзгәрми торган бәяләр кертүгә, үлем җәзасына, большевиклар террорына протест белдерә. Сул эсерлар партиясенең Брест солыхын өзүгә, Германия хөкүмәтенең күренекле вәкилләренә карата террорлык актлары әзерләүгә юнәлдерелгән гамәли чараларында катнаша. Сул эсерлар фетнәсен оештыручыларның берсе була (1918 елның 6–7 июле).

1918 елның июле ахырында яшерен рәвештә Казанга кайта. Сул эсерлар партиясенең 4 нче съездында (Мәскәү, 1918 елның 2–7 октябре) катнаша, катгый рәвештә РКП(б) һәм совет хөкүмәте алып барган сәясәт белән килешмәвен белдерә.

Казанда кулга алынып (ноябрь), Мәскәүгә озатыла. 1918 елның 27 ноябрендә БҮБК каршындагы Революцион трибунал тарафыннан революциягә каршы фетнәдә катнашканы өчен, 3 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Сәламәтлеге какшау сәбәпле (туберкулёз), амнистиягә эләгә.

1919 елда кабат кулга алына.

1923 елдан сөргендә: икътисадчы булып эшли, М.А.Спиридоновага өйләнә.

1937 елда кабат кулга алына.

1938 елда 25 елга ирегеннән мәхрүм ителә, 1941 елның 8 сентябрендә үлем җәзасына хөкем ителә.

Үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Практическое проведение социализации земли. Саратов, 1918;

Политика правитель­ства коммунистов (большевиков) в земельном вопросе. Од., 1919.

Әдәбият

Красная книга ВЧК. М., 1989. Т. 1;

Политические деятели России 1917: Биогр. словарь. М., 1993;

Казанский университет (1804–2004): Библиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.

Автор — Л.И.Майоров