Эчтәлек

Биографиясе

1939 елның 20 декабре, Мөслим районы Атлас авылы — 2019 елның 26 сентябре, шунда ук.

Мәскәү нефть институтын тәмамлый (1974).

1969 елдан «Татнефть» АҖдә, коррозиягә каршы чаралар үткәрү һәм табигатьне саклау бүлеге башлыгы (1980 елдан), генераль директор урынбасары (2004 елдан).

СССР Дәүләт бүләгенә нефть һәм газ чыганакларында үткәргеч торбаларның эчке өслеген саклаучы капланмалар технологиясен эшләгәне һәм сәнәгый куллануга кертүе, ТРның Дәүләт бүләгенә «ТРның нефть чыгару районнарында техногенез, мониторинг, халык сәламәтлеге һәм экологик хәлне яхшырту чараларын сәнәгый кулланылышка кертү» («Техногенез, мониторинг, здоровье населения и промышленное внедрение мероприятий по оздоровлению экологической обстановки в нефтедобывающих районах РТ») хезмәте өчен лаек була.