Биографиясе

1932 елның 3 феврале, хәзерге Рязань өлкәсенең Сасово шәһәре — 2000 елның 10 июле, Казан.

Мәскәү инженерлык-җир төзүчеләр институтын тәмамлый (1957).

1950–1951 елларда Рязань өлкәсенең Пителинск районында, 1957–1958 елларда Казан җир төзү партиясендә эшли, 1958–1961 елларда ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының җир төзүчелек отряды башлыгы.

1961–1969 елларда Татарстан җир төзүчелек экспедициясендә отряд башлыгы, 1965 елдан җитәкчесе. 1969–1975 елларда «Росгипрозем» институтының Татарстан бүлеге башлыгы, 1975–1991 елларда «Волгогипрозем» институтының Татарстан филиалы директоры.

1991–2000 елларда «Республика җир-кадастр үзәге» унитар предприятиесе директоры (1998 елга кадәр).

Бүләкләре

Дәүләт бүләге Биектау районының «Чулпан» һәм Арча районының «Игенче» күмәк предприятиеләре мисалында агроландшафтлы игенчелек системасын эшләгәне һәм җитештерүдә гамәлгә керткәне өчен бирелә. «Почёт билгесе» ордены, медаль, ТАССР, ТР ЮС Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Автор — И.Н.Афанасьев