- РУС
- ТАТ
Революционер, дәүләт эшлеклесе, язучы, тәрҗемәче, публицист, тәнкыйтьче, сәнгать белгече, СССР Фәннәр академиясе академигы (1930), РСФСР мәгариф халык комиссары (1917–1929)
1875 елның 11 (23) ноябре, Полтава шәһәре – 1933 елның 26 декабре, Ментон, Франция.
Хакыйкый статский киңәшче гаиләсендә туа. Яшьтән үк марксизм белән мавыга; 1895 елда социал-демократик оешмага керә. 1895–1896 елларда Цюрих университетында укый. 1905–1907 еллардагы революция хәрәкәтендә катнаша. Берничә тапкыр кулга алына һәм сөргендә була.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң Россиягә кайта. Октябрь революциясеннән соң РСФСР Мәгариф наркомы итеп билгеләнә; бу вазифаны 1929 елга кадәр башкара. Тарихи һәм мәдәни мирасны саклауны актив яклый, Совет хакимияте ягына элекке интеллигенцияне җәлеп итә.
1918–1922 елларда Революция хәрби советы вәкиле буларак фронт яны өлкәләрендә эшли. 1919–1921 елларда РКП(б) Үзәк ревизия комиссиясе әгъзасы. 1922 елда эсерлар процессында дәүләт гаепләүчеләренең берсе.
Философия, әдәбият, сәнгать, педагогика буенча күп санлы хезмәтләр авторы. Язучы һәм драматург буларак берничә пьеса һәм әдәби әсәр иҗат итә. Тәрҗемәче буларак Көнбатыш Европа авторлары әсәрләре белән эшли. Француз, немец, итальян, инглиз, испан, латин һәм грек телләрен белә.
Казанда ике тапкыр була: 1923 елда Казан университетының актлар залында дини темага диспут үткәрә; 1924 елның октябрендә Зур драма театрында була, анда аның "Слесарь и канцлер" пьесасы буенча куелган спектакль алдыннан чыгыш ясый.
1929 елда Мәгариф наркомы вазифасыннан төшерелә һәм СССР Үзәк Башкарма комитеты карамагындагы Гыйльми комитет рәисе итеп билгеләнә. 1930 елда СССР Фәннәр академиясе академигы итеп сайлана. 1930 еллар башында Комакадемиянең Тел һәм әдәбият институты директоры, СССР Фәннәр академиясенең Рус әдәбияты институты (Пушкин Йорты) директоры, "Литературная энциклопедия" редакторларының берсе.
1933 елның сентябрендә Испаниядә СССРның Тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнә, әмма сәламәтлеге начарлану аркасында хезмәт урынына килә алмый. Испаниягә барганда Франциянең Ментон курортында стенокардиядән вафат була. Мәскәүнең Кызыл мәйданында Кремль диварында җирләнә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Амиров К.Ф., Ахметзянова Р.Х., Вениаминов Р.Г. Казанских улиц имена. Казань, 2008.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.