Биографиясе

1916 елның 19 мае, Казан губернасы, Казан өязе (хәзерге Биектау районы) Тимошкино авылы — 1944 елның 13 августы, Грабщизна авылында җирләнә, соңрак җәсәде Варшавадагы (Польша) совет сугышчылары зиратына күчерелә.

Туган авылында колхозда эшли. 1933 елда гаиләсе белән Питрәч районы Малиновка авылына, бер елдан Дәрвишләр бистәсенә (хәзер Казан шәһәре составында) күченә.

1936–1938 елларда Кызыл Армия сафларында.

1940-1942 елларда Казан оптика-механика заводында йөк ташучы, җыючы-механик булып эшли.

1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 70 нче армиянең 160 нчы укчы дивизиясе 973 нче артиллерия полкында өлкән телефонист. Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Полесье һәм Люблин-Брест һөҗүм операцияләрендә (икесе дә — 1944) катнаша.

1944 елның 13 августында Грабув торак пункты (Польша, Тлущ шәһәреннән 4 км көньяк-көнчыгыштарак) янында батырлык күрсәтә. Батальоннан берүзе исән калып, барлык снарядларын атып бетергәннән соң, дошман пулемётына ташлана һәм шунда һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан шәһәрендә (Дәрвишләр бистәсендә) Геройның бюсты, Биектау районының Шәпше авылы мәктәбе янында һәйкәл урнаштырыла. Шунда ук исеме белән урамнар атала.

Әдәбият

Плесцов К.М. Люди высокого подвига. М., 1962;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 81, 134;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 96.                

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина